Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов: Әтнә уңышларында "Ленин"нарның өлеше ифрат зур
«Ленин» хуҗалыгында да 2016 ел эшчәнлегенә багышланган җыелыш узды.
Төп доклад белән хуҗалык рәисе Илгиз Вильдан улы Хәйруллин чыгыш ясады. Башта ук:
- Төп күрсәткечләребез - керем, саф табыш алу һәм рентабельлек, - дип ассызыклады ул. Һәм шул нигездә хуҗалык итүнең аерым өлкәләрен - терлекчелек, игенчелек, үсемлекчелек һәм машина-трактор паркы...